Депутат Оренбургского городского Совета

 

МАВЛЮТОВ

Марат Мидхатович

 "Оренбург – это улицы и районы моего детства, юности и взрослой жизни. Это моя малая Родина и мне небезразлично кто и как будет отстаивать интересы горожан."

 

Татлы бәйрәм

24 ноябрьдә милли авылда урнашкан “Татарстан” рестораны бинасына халык агылды. Биредә менә инде дүртенче тапкыр Чәкчәк бәйрәме узды. Ресторанның быел гына төзелгән зур залында өстәлләр артында бер урын да калмады. Халык бу матур кояшлы якшәмбе көнендә ял итәргә җыелган иде. Һәрбер өстәлдә - чәкчәк, кош теле, чәйнекләрдә хуш исле чәй әзерләнгән.

Бәйрәмне алып баручы милли татар киемнәрендәге ике кыз татар милли ашлары турында сөйләделәр, бигрәк тә чәкчәк тарихында туктадылар. Бу әһәмиятле мәгълүматлар “Тургай” ансамбле артистларының җырлавы белән үрелеп барды.

Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар да чакырылганнар. Шулар арасында Оренбур шәһәренең социаль сәясәт буенча комитеты рәисе В.А. Камнев та бар иде. Ул халыкны бәйрәм белән котлап, үзенең яшь чагын исенә төшерде. Ул вакытта шәһәрнең “новостройка” районында аларның урамнарында күп татарлар яшәгән. Алар һәрдаим аралышканнар, бергә үскәннәр. “Хәзерге шәһәребезне танып булмый, шулкадәр ул матурланды, яшәрде. Аның шундый булуына оренбурлылар күп көч куялар. Сезнең арагызда да андыйлар бар. Шәһәрнең 270 еллыгына багышланган медаль белән без шундый кешеләрне бүләклибез”, - дип В.А. Камнев өч милләттәшебезгә юбилей медален тапшырды. Шулар арасында: “Хөсәения” мәдрәсәсе директоры Әлфит Әсгать улы Шәрипов; медицина фәннәре докторы, профессор Рамил Әхмәт улы Зәбиров һәм полковник Исмәгыйль Мөнир улы Гыйззәтуллин.

Шәһәр Закончыгару Җыелышы депутаты Рушания Аббасова аналарны бәйрәм белән котлап, барысына да исәнлек, күңел тынычлыгы теләде. Тагын бер депутат – Марат Мидхәт улы Мавлютов барыбызга да бәхет теләп, шундый матур бәйрәмнәрдә ешрак очрашырга өндәде.

Оренбур шәһәренең “Туган тел” татар милли-мәдәни автономиясенең рәисе Рөстәм Фаизрахман улы Маннанов бу күңелле бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән спонсорларга, Әхмәтбай Хөсәенов исемендәге татар эшмәкәрләре берләшмәсенә, региональ татар автономиясенә, “Татарстан” рестораны хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук ул күптән түгел Казаннан кайткан, “Татар моңы” конкурсында финалга үтеп, озакламый гала-концертта җырлаучы сәләтле кызыбыз Альбина Мөхәррәмовага Рәхмәт хатын тапшырды.

Альбина, берничә җыр җырлап, барыбызны матур тавышы белән әсир итте. Без аңа Казанда катлаулы конкурста уңышлар телибез!

Бәйрәм дәвамында авыру балага ярдәм итү максаты белән акция узды: зур чәкчәкне кисәкләргә булеп, һәрберсен саттылар һәм, нәтиҗәдә, 3мең 260 сум җыеп, акчаны баланың ата-анасына тапшырачаклар.

Шулай тәмле ризыклар белән чәй эчә-эчә, җырлар тыңлап, ял иттек. Бәйрәмгә килгәннәр, күбесе диярлек, урта яки олы яшьтәге кешеләр,  яшьләр дә бар иде. Алар арасында мин һәр тамашага бергәләп йөргән “Алга”чыларны танып алдым. Тик, никтер, алар зал үзәгеннән  иң ерак урнашкан өстәл артында утырып, тамашаны пассив рәвештә күзәтеп, үзара аралашалар иде. Менә шундый күңелле бәйрәмнәрдә кайда сез, “Алга”чылар? Нигә ниндидер уеннар, биюләр оештырмаска? Әзер сценарий буенча барган бәйрәмне карап утыру, әлбәттә, күңелле. “Тургай” ансамбле артистлары да күбесе урта яшьтә, аларны алмаштырырга кем килер? Оешмагызның исеме дә кычкырып тора: “Алга!” дип. Әйдәгез әле, кино-театрларга гына җыелып йөрмик, тамашаларда да катнашыйк, дуслар!

  

Әлфия ҖАМАЛИ, “ЯВ”.